Количество результатов: 10934000 (18841306), поиск занял 0.001 сек.

Результаты поиска

  1. Анда бер унлап карт бабайлар төшерелгән. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  2. Барысы да бик карт булсалар да, яшьләре төрлечә, кыяфәтләре төрлечә, өс-башлары да төрлечәрәк. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  3. Кайсының кулында таяк, кайсы таяксыз гына һәм барысы да диярлек мөселманча очландырып китәрелгән кечкенә ап-ак сакаллы. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  4. Шулай да алда утырганнары иң картлары булса кирәк, арыклар, бетешкәннәр, ә арттагылары җигәрлерәк, таза гына басып торалар. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  5. Барысында да шактый җитди кыяфәт, әмма чырайларында шатлык яки тантана кебек берни дә сизелми. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  6. һәм менә шул ниндидер уңай белән фотограф алдына җыеп утыртылган бабайларның нәкъ уртасында киң җилкәле, атныкыдай зур, озынча битле, бик таза ир уртасы бер кеше утырып тора. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  7. Кулларын ике тез өстенә салып, күкрәген киерә биреп, башын артка ташлабрак, гаҗәеп бер тантаналы җитдилек саклап утыра ул, – вәзирләрен янына җыйган патша сыман. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  8. Бу рәсем миндә зур кызыксыну уятты. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  9. Нинди картлар болар, уртадагы таза кеше кем, нинди уңай белән алар җыелышып төшкәннәр? Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)
  10. Мин инде алгы якка чыгып, теге апайдан сорамакчы булган идем, ләкин шул чакта авыр-салмак басып председатель үзе килеп керде. Әмирхан ЕНИКИ . БАБАЙЛАР (хикәя)